Корылык Төмән якларын да читләтеп үтмәде

Дым җитмәү сәбәпле быел Төмән авыл хуҗалыгының иген уңышы 30 процентка кимрәк булуы көтелә

(Төмән, 28 июль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсенең көньягында аномаль эссе көннәр сирәк кенә булып алса да, корылык бу якларда да тотрыклы булды.
Коры җәй төбәк авыл хуҗалыгына нинди зыян китерде? Авыл кешесе уңышсыз, өлкә иписез калмасмы? Хайваннарга кышка җитәрлек ризык әзерләп булырмы? Менә шушы сорауларга җавапны журналистларга матбугат конференциясендә өлкә губернаторының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Владимир Ковин бирде.
Быелгы иген уңышы алдагы елларга караганда 30 процентка ким булачагы инде бүген үк ачыкланган икән. Өлкәнең көньяк районнары (Упорово, Армизон, Голышманово, Ишим, Абат) корылыктан, яңгыр булмаудан аеруча зур зыян күрә. Шул ук вакытта яңгырлар булган Исәт, Төмән, Яркәү, Ялутор, Түбән Тәүде районнарында (болар барсы да татарлар борын-борыннан төпләнеп яшәгән районнар) югары уңыш көтәләр.
Хәзерге вакытта иң төп бурычыбыз – хайваннарга киләсе кышка җитәрлек туклыклы ризык әзерләп калу, традицион печәнлекләрдә үлән азыгы җыелып бетерелде, инде хәзер урманнар арасындагы үлән җыела, сазлы урыннардагы печән чабыла, корылыктан зыян күргән иген кырлары да хайванга азык әзерләү өчен кулланыла, диде Владимир Ковин.
Мондый катлаулы хәлдә дә паникага бирелер урын юк. Төбәктә саллы гына печән һәм силос иминият фонды сакланган, иген базарында аның бәясе түбән булу сәбәпле узган елдан 250 мең тонна иген сатылмый калды, ә хәзер игенгә дә, хайван азыкларына да бәяләр үсә, ә безгә аларны кыйммәтрәк бәядән сату мөмкинлеге туа, киләсе ел өчен әйбәт сортлы иген орлыгыбыз җитәрлек сакланган. Россиянең корылыктан зур зыян күргән төбәкләре бездән иген һәм хайван ризыгын сатып алырга тели, үзебезнең төбәк өчен 700 мең тонна яңа иген (икмәк, фураж һәм чәчүлек) кирәк, ә без 1,1 миллион тонна уңыш алуга өмет итәбез, диде ул.
Тагын бер мәсьәләгә тукталды губернатор урынбасары. Төбәгебездә менә инде дүртенче ел корылык хөкем сөрә, иген чәчелгән мәйданнарны иминиятләштерү табигать шаяруларыннан коткармасмы авыл кешесен, дигән сорау куеп, шуңа үзе җавап бирде ул. Өлкәнең барлык чәчелгән җирләрен иминиятләштерү 700 миллион сумга төшә, бу сумманы авыл хуҗалыгы күтәрә алмый, шунлыктан 5 процент игенлек кенә иминиятләштерелгән. Корылык афәтенә карамастан, барлык төрдәге хуҗалыкларда сөт җитештерү 5 процентка, ә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 10 процентка, савым сыерларның саны 4,5 процентка арткан. Паникага бирелмәскә, эшләргә кирәк, эшләсәк мохтаҗлыкка төшмәбез, дигән нәтиҗә белән тәмамлады әлеге матбугат конференциясендә катнашучылар.