“Казан” агропромпаркы территориясендә җәмәгать транспорты тукталышларын урнаштыралар

Якын арада “Казан” агропромпаркында сатып алучылар саны артачак

 (Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). “Казан” агропромпаркында җәмәгать транспорты тукталышларын урнаштыралар. Моннан тыш, күпләп һәм ваклап сату объектына 150 м озынлыкта җәяүлеләр юлы салына. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Фермер” авыл хуҗалыгы кооперативының сәүдә бүлеге башлыгы Эльвира Мифтахетдинова хәбәр итте.

Агросәнәгать паркы янында җәмәгать транспорты өчен мәйданнар әзерләнелә. Тиздән монда тукталыш павильоннары булачак. Шулай ук төзүчеләр тукталыш павильоннары янында ут баганалары урнаштыра.

“Фермер” кооперативы хезмәткәрләре фикеренчә, якын арада “Казан” агропромпаркында сатып алучылар саны артачак. Күп кенә казанлыларны агросәнәгать паркына кергәндә асфальт юллар булмау куркыткан. Тиздән әлеге мәсьәләләр хәл ителәчәк.