Камияр Байтемиров: Фермерлар табиблар кебек алгы сафта

«Без, авырлыкларга карамыйча, үз эшебезне эшлибез», — ди Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге җитәкчесе Камияр Байтемиров.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге җитәкчесе Камияр Байтемиров барысы да үзизоляциядә булганда фермерларның да табиблар кебек алгы сафта булуын әйтте. Карантин вакытында фермерларга килгән авырлыклар турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Фермерлар табиблар кебек алгы сафта. Барысы да үзизоляциядә, ә без чәчүдә. Без, авырлыкларга карамыйча, үз эшебезне эшлибез», — ди Камияр Байтемиров.

Фермерлар берлеге җитәкчесе бүгенге көндә базарларга чыгып продукцияне сата алмауның чыгымнар китерүен әйтте. «Хәзерге вакытта без базарларга чыгып продукцияне сата алмыйбыз. Шәхси авыл хуҗалыклары, фермер хуҗалыклары базарларга килә алмый. Һәр продукцияне сатуның үз вакыты бар. Вакытында сатылмыйча калган продукция хуҗалыкка чыгымнар гына китерә», — ди ул.

Камияр Байтемиров авыл хуҗалыгы программаларының эшләвен, тик акча җитмәү сәбәпле «Агростартап» программасына килгән 300 гаризаның барысын да алып барырга мөмкинлек булмавын әйтте. «300 гариза бирүче булды, тик аларның 10 процентын, ягъни 35-40 кешене генә алып бара алабыз, ул бик аз», — ди Камияр Байтемиров.