Татарстанда язгы культуралар 15400 гектар мәйданда чәчелгән

Бу планлаштырылган күләмнең 1 процентын (1 миллион 591,4 мең гектар) тәшкил итә
(Казан, 28 апрель, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда бүгенге көндә язгы культуралар 15400 гектар мәйданда чәчелгән, бу планлаштырылган күләмнең 1 процентын (1 миллион 591,4 мең гектар) тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Нурлат районында язгы культуралар – 7,4 мең (18 процент), Зәй районында – 2,5 мең (6), Сарман районында – 1,4 мең (3), Аксубай районында 1000 гектар (3 процент) мәйданда чәчелгән. Татарстанның калган районнары да язгы чәчүгә кереште.