Нурлатта чәчүлек орлык белән эш яхшы тора

Ә ашламалар, нигездә, узган елдан калганы гына

 (Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Нурлат районының “Южная” агрофирмасы” базасында үткән район авыл хуҗалыгы семинары язгы чәчүгә әзерлек һәм терлекчелектә көтүне яңарту темаларына багышланды.

Район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы семинарның беренче өлеше агрофирманың машина-трактор паркында үтте. Бүгенге көндә хуҗалыкта техниканы әзерләү тулы куәтенә бара, семинарда катнашучылар аның барышы белән якыннан танышты. Биредә үк район буенча язгы чәчүгә әзерлекнең торышы каралды, орлыклар белән эш яхшы торса да, ашламалар белән әлегә авыррак – хуҗалыкларда, нигездә, узган сезоннан калган ашламалар гына бар. Район башлыгы Равил Кузюров ашлама әзерләүгә зуррак игътибар бирергә чакырды.

Семинарның икенче өлеше “Южная” агрофирмасының Кизләү бүлекчәсе фермаларында дәвам итте. Бүген биредә хуҗалыкның 870 баш мөгезле эре терлеге исәпләнә, монда, нигездә, ташлаткан сыерлар һәм симертүгә куелган терлекләр асрала. Семинарда катнашучылар бүлекчәнең салкын ысул белән бозаулату бүлеген кызыксынып карадылар, хуҗалык белгечләре яшь үрчемне саклап калу буенча серләре белән уртаклаштылар. Бүгенге көндә хуҗалыкта бер сыердан 14 литрга якын сөт савыла. “Сөттән көн саен 1,3 млн. сум керем алабыз. Соңгы елларда сөткә мондый бәя булганын хәтерләмим. Сыерлар асрау файдалыга әверелә бара, диде семинар эшендә катнашкан хуҗалык инвесторы Әхтәм Сөләйманов һәм башкаларга да сөткә зуррак игътибар бирергә киңәш итте.

Район башлыгы Равил Кузюров та терлекчелектә һәм язгы чәчүгә әзерлектә “Южная” хуҗалыгы үрнәгендә, тиешле таләпләрне истә тотып һәм нәтиҗәле итеп, эшләргә чакырды, дип белдерә “Дуслык” газетасы.