Арчада җирләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте

Хәзерге вакытта күпфатирлы йортлар астындагы җирләрнең 80 процентына кадастр паспортлары әзерләнгән, тагын 38 йортта ызанлау эшләре алып барыла

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров район советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, аерым оешма, учреждение җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Аның барышында Арча муниципаль районында җирләрне рәсмиләштерү, Арча шәһәрендә күпфатирлы йортлар астындагы җирләрне рәсмиләштерүнең барышы мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.
Җирләрне рәсмиләштерү буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев чыгыш ясады. Районда барысы 184,4 мең гектар җир бар. Шуның 90 218 гектары - пай өлеше. Әлеге мәйданның 74 517 гектары (83 проценты) дәүләт теркәве үткән. Ашытбашта – 2020, Симетбашта – 444, Сикертәндә – 1692, “Офык” фермер хуҗалыгында 186 гектар җир теркәү үтмәгән килеш.
Пай җирләре өлешләре булып та, ниндидер сәбәпләр аркасында ияләре табылмаган (хуҗалы хуҗасыз) җирләрне суд аша үткәреп, 4235 гектары муниципаль җиргә күчерелгән. 7080 гектар җирне алырга теләүчеләр табылган, әмма алар шуның белән туктап калган, дәүләт теркәве үтмәгән.
Күпфатирлы йортлар астындагы җирләрне рәсмиләштерү буенча шактый эш башкарылган. 80 йортта кадастр паспортлары әзерләнгән, тагын 38 йортта ызанлау эшләре алып барыла.
- Районда теркәү үтмәгән, хуҗасыз бер генә гектар җир дә булырга тиеш түгел, - диде район башлыгы Алмас Нәзиров. – Җир файдага эшләргә тиеш.
Район җитәкчесе җирләрне рәсмиләштерү эшләренең озакка сузылуыннан канәгатьсезлек белдерде, тиешле хезмәтләрдән үз вазифаларына җитди карауны таләп итте.