Татарстанда татар атлары токымын яңарту буенча эш алып барыла

Татар атлары токымы табигать шартларына тиз җайлаша алулары һәм авыруларга чыдам булулары белән аерылып торалар.
(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда татар атлары токымын яңарту буенча эш алып барыла. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Татар атлары токымы табигать шартларына тиз җайлаша алулары һәм авыруларга чыдам булулары белән аерылып торалар. Аларны үрчетү фермер хуҗалыкларына зур уңыш китерә.