Октябрь аенда Кукмараның кайбер авыл җирлекләрендә сөт 16 сумнан кимрәк бәягә җыелган

Ноябрьдә ул бәя 18 сумга күтзрелгән

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючыларга Кукмара муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан октябрь аенда бәяне һәр литрга 16 сумнан да киметмәү бурычы куелган булган. Авыл халкы бу хәбәрне сөенеп каршы алган.
Хәзер районның шәхси хуҗалыкларында 4919 сыер асрала. Быелның 10 аенда 181533 центнер сөт җитештерелгән. Шуның 51 проценты гаиләнең үз ихтыяҗы өчен тотылса, 88895 центнеры сөт җыючыларга тапшырылган яки читкә сатылган. Базарда литр ярымлы шешәләргә тутырылган сөт 45 сумга сатыла. Казан ярминкәләрендә дә аңа сорау зур: авыл сөте дип, яратып, литрын 22 сумнан тиз арада алып бетерәләр икән. Кибетләрдәге азык-төлек муллыгына ияләнеп беткәч, хәзер күпләр экологик яктан чиста, сыйфатлы продукциягә өстенлек бирә башлады, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.