news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов: Авыл хуҗалыгы оешмаларына ветеринарлар җитми

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, белгечләр әзерләү өчен техникумнар һәм югары уку йортлары белән эш алып барыла.

Алмаз Хисаметдинов: Авыл хуҗалыгы оешмаларына ветеринарлар җитми
Илнар Төхбәтов

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү оешмаларында ветеринарлар җитми, алар белгечләр белән якынча 85 процентка тәэмин ителгән. Бу турыда Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

«Ил күләмендә чагыштырганда 85 процент әйбәт күрсәткеч, ләкин республикада кадрлар мәсьәләсе 100 процент хәл ителсә яхшы булыр иде. Белгечләр әзерләү буенча техникумнар һәм югары уку йортлары белән эш алып барабыз. Күптән түгел генә өч техникумның чыгарылыш курс студентлары белән очраштык. Якын арада Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән дә очрашачакбыз», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Татарстанның баш ветеринары сүзләренчә, дәүләт ветеринария хезмәте кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. «Эшкә урнашу өчен гаризалар күп килә, бигрәк тә шәһәрләрдә. Яшьләр күбрәк дәүләт эшенә тартыла», — диде ул.

Татарстанда 2024 елга кадәр һәр йорт хайванын, кош-кортын электрон базага кертү максатын тормышка ашыру өчен, һичшиксез, ветеринарлар кирәк булачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100