Әлмәт районының кайбер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек фермаларына ремонт тиешенчә ясалмаган

Шул рәвешле кышлату чорында зур кыенлыклар килеп туарга мөмкин

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагына соңгы елларда зур игътибар бирелә башлады. Малларның баш санын киметмичә, киресенчә, арттыручыларга хөкүмәт үзе дә ярдәм кулы сузарга әзер тора. Әлеге ярдәм субсидияләрдән гыйбарәт һәм алардан файдалану мөмкинлеге булсын өчен Әлмәт районы терлекчеләренә кышлату чорына зур җаваплылык белән килергә туры киләчәк. Бу хакта “Әлмәт таңнары” газетасы хәбәр итә.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбакиров һәм ТР “Россельхозцентр”ы җитәкчесе – Әлмәт районы буенча куратор Таһир Һадиев катнашында булып узган семинар-киңәшмәдә нигездә сүз нәкъ менә шул турыда барды. Т. Һадиев әйтеп узганча, терлекчелек тармагында килеп туган проблемаларның асылында малларны сыйфатлы, тиешле рационлы азык белән ашатмау, торак шартларында уңайлыклар тудырмау һәм иң мөһиме – дөрес технологияләр кулланмау ята. Әлеге кимчелекләрне бетергәндә, берсүзсез, алга китеш булачак, диде ул.
Семинар барышында авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре ясаган чыгышлардан һәм залда утыручы район хуҗалыклары җитәкчеләренә тәкъдим ителгән фильмнан күренгәнчә, районның кайбер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек фермаларына ремонт тиешенчә ясалмаган, шул рәвешле кышлату чорында зур кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Шул ук силос һәм сенаж әзерләүдә тиешле ысуллар, аеруча тыгызлап тутыру нормалап башкарылмаган. Шул сәбәпле, чамадан тыш күпләп әзерләнгән терлек азыгы инде бозыла башлаган һәм акрынлап яраклылыгын югалта бара.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, алдагы кышлату чорына һәрбер хуҗалык үзенчә якын килгән. Мисал өчен “Чишмә” хуҗалыгы электр энергиясен экономияләүнең үз ысулын тапкан: биредә ферма бинасын махсус делянкада әзерләнгән утын ягып җылытуга өстенлек биргәннәр. Бу хуҗалыкта агымдагы елның 1 маена 1166 баш терлек исәптә торса, октябрьгә тагын 6 баш мал өстәлгән. Ә менә “Аппак” хуҗалыгы мөгезле эре терлеген 13 башка киметә төшкән, “Первомайский” хуҗалыгында 48ләп терлек киметелгән. Терлекләрнең баш санын алга таба да киметү дәвам иткән очракта, район хуҗалыкларының 50 проценты ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләреннән колак кагарга мөмкин. Ә бит дәүләт ярдәме булмаган очракта терлекчелек тармагын алып бару бик авырга туры киләчәк.
Семинар-киңәшмәдә малларга табиб күзәтүен даими үткәреп торуга игътибарны арттыра төшәргә кирәклеге искәртелде. Терлекләр арасында туберкулез, лейкоз кебек авыруларның таралышына юл куймауны күздә тотып, профилактик чараларны төгәл куллану мөмкинлекләрен әйтеп киттеләр. Шушында ук бозаулар алу, аларны тәрбияләүдә тиешле чаралар куллану турында да сүз алып барылды. Р. Әбүбакиров район хуҗалыклары җитәкчеләрен терлекләрне үрчетү мәсьәләсенә игътибарны арттыра төшәргә, малларның баш санын киметүгә юл куймаска чакырды, кисәтүләрдән соң да эшчәнлекләрен яхшыртмаучыларга карата законлы нигездә катгый чаралар күреләчәген бәян итте. Район хуҗалыклары җитәкчеләре белән мондый очрашулар алга таба дәвам иттереләчәк, диде ул.