Казан гипермаркетларының берсендә авыл хуҗалыгы продукцияләре күргәзмәсе уза

Шәһәрлеләргә сөт продуктлары, кош, дуңгыз, сыер итләре, яшелчәләр, шикәр комы тәкъдим ителә

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан гипермаркетларының берсендә авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе уза. Шәһәрлеләргә сөт продуктлары, кош, дуңгыз, сыер итләре, яшелчәләр, шикәр комы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Республика тауар җитештерүчеләре гипермаркетка тауарларын үзләре китерә. Эш шунда ки, бүгенге көндә ТР агросәнәгать комплексының кайбер оешмалары Казанның «Ак Барс холдинг» ААҖ, «Вамин – Татарстан» ААҖ, «Чаллы-икмәк» ЯАҖ кебек эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә.