Минсәгыйрь Нуретдинов: “Хәтта быел - моңарчы күрелмәгән корылык вакытында - терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын саклап кала алдык”

Бүген “Казан ярминкәсе”ндә “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” 14 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмә эшли башлады.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Казан ярминкәсе”ндә “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” 14 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә Россиянең кырык төбәгеннән – 130тән артык, дөньяның Белоруссия, Германия, Казахстан, Нидерландлар, Америка Кушма Штатлары, Украина, Швейцария кебек илләреннән компанияләр катнаша. Алар авыл хуҗалыгы техникасын, үсемлекләрне һәм орлыкларны саклау чараларын, ветеринария препаратларын, терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен җиһазлар һәм материаллар, терлек азыгы, азык-төлек һ.б. тәкъдим итә.
Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы һәм Идел буе авыл хуҗалыгы комплексы чараларының иң нәтиҗәлеләреннән санала. Чөнки биредә агробизнес вәкилләре авыл хуҗалыгындагы актуаль мәсьәләләр турында фикерләшә, хакимият структуралары һәм партнерлар белән элемтәләрне җайга сала, үз продукциясен, яңа эшләнмәләрне тәкъдим итә.
Күргәзмәдә агросәнәгать форумының эшлекле программасына зур урын бирелә. Әлеге программа кысаларында “Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне табигый-климатик күренешләрдән икътисади яклау алымы буларак – иминиятләштерү” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция, “Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү” , “Татарстан Республикасында фермерлык хәрәкәтенә 20 ел. Анализ һәм нәтиҗәләр” дигән “түгәрәк өстәл”ләр узачак дип көтелә.
Оештыручылар фикеренчә, “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” форумы өч көн эшләү вакытында авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге казанышларны күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, Россия базарына чыга торган продукциянең сыйфатын яхшырту һәм конкурентлылыкны үстерерүгә йогынты ясаячак.
Бүген Идел буе форумын тантаналы ачу вакытында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов билгеләп үткәнчә, мондый күргәзмәләр Татарстанда һәм аннан читтәге төбәкләрдәге авыл хуҗалыгындагы эшне җиңеләйтергә мөмкинлек бирүче яңа юнәлешләр белән танышырга һәм яңа җиһазлар сатып алырга, яңа технологияләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә. “Шундый эш алып бару нәтиҗәсендә, безгә терлекчелек продукциясен җитештерүдә һәм хәтта игенчелектәге хәлләрне тотрыкландырырга һәм үсешкә ирешергә мөмкин булды. Хәтта быел - моңарчы күрелмәгән корылык вакытында - терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын саклап кала алдык”, - диде урынбасар.