Камияр Байтимеров: “Без базарда бөтен таләпләргә җавап бирә торган яхшы сыйфатлы продукция тәкъдим итәбез”

Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгында төп урынны хуҗалык итүнең кече формалары алып тора

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Казан ярминкәсе”ндә “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” 14 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмә эшли башлады.


Күргәзмәне ачу вакытында Татарстан фермерлары һәм крестьян утарлары берлеге рәисе Камияр Байтимеров белдергәнчә, Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгында төп урынны хуҗалык итүнең кече формалары алып тора. “Без бүгенге көнгә тулаем һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча 50 процентын җитештерәбез. Россия Федерациясе буенча бу күрсәткеч зуррак та әле. Мондый ярминкәләр зур холдингларга гына түгел, хуҗалык итүнең кече формалары өчен кызыклы”, - дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүген ярминкәдә сату итүчеләрнең продукциясе экологик яктан чиста, аны халык теләп ала.


Камияр Байтимеров шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен урнаштыру буенча эшнең дәвам иттереләчәген дә әйтте. “Көн саен өстәлгә куела торган азык-төлекнең күләме безнең эшебезгә бәйле. Без бу базарда бөтен таләпләргә җавап бирә торган яхшы сыйфатлы продукция тәкъдим итәбез”, - дип йомгаклады сүзен К.Байтимеров.