Аграр министр кошчылык тармагын авыл хуҗалыгында өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саный

Алдагы 3 елда республикада 200 мең тонна кош ите җитештерү планлаштырыла

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Моннан 6-7 ел элек республикада кошчылык тармагында җитештерү темплары тәмам артка тәгәрәгән иде. Кош ите һәм йомырка әзерләү буенча күпчелек предприятиеләр бөлгенлек хәленә төште. Шулай да республика җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы бу күренешне тиз арада җайга салу юлларын, финанс чараларын тапты. Тармакка инвесторларны җәлеп итү, җитештерү технологияләрен, эш алымнарын үзгәртү, яңа җиһазлар сатып алу, менеджментны киңәйтү, бу өлкәдә акрынлап алга китешкә юл ачты. Шушы көннәрдә Казанда үтүче “РФдә кошчылык тармагының инновацион үсешенә фәнни юл белән ирешү” темасы буенча барган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шулар хакында ассызыклап узды. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда кош ите җитештерү соңгы 5-6 елда 12 мең тоннадан 130 мең тоннага кадәр күтәрелгән. Быел исә 140 миллион данә йомырка җитештерү ниятләнә. Аграр министр, болар белән беррәттән тармак алдына киләсе 3 елда 200 мең тонна кош ите һәм 1,5 миллиард данә йомырка әзерләү бурычын да куйды.
“Әлбәттә, кошчылык тармагы һәрвакыт эзләнүдә булды һәм биредә фәннең роле чиксез”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Һәм ул конференциядә катнашкан Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе вице-президенты Владимир Фисинга, кошчылык тармагын аякка бастыруда һәрдаим ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде һәм Татарстанның барлык кошчылары исеменнән “Татарстан кошчылык өлкәсен үстерүгә керткән зур хезмәте өчен” ТРның мактаулы Алтын билгесен тапшырды.
Конференция кысаларында “Чаллы бройлер” ҖЧҖ, “Казан” кошчылык фабрикасы, “Юбилейная” предприятиесе, “Индейка-Осиново” агрофирмасы җитештергән продукцияләр куелган күргәзмз дә эшләде.
Бүген ил кошчылары секция утырышларында кошчылыкта инновацион технологияләр, кош-кортларда йогышлы авыруларны кисәтү кебек темалар буенча фикер алышачак. Конференция Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә бара.