Апаста мәдәният хезмәткәрләре кыр хезмәтчәннәрен ял иттерә

Алар Сатмыш һәм Кильдураз кырларында булды.

(Апас, 27 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы мәдәният йорты каршында оешкан "Замандаш" төркеме кырларда булып, икмәк язмышы өчен көч куючы хезмәтчәннәрне ял иттерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар Сатмыш һәм Кильдураз кырларында булды. Үзләренең матур җырлары белән тагын да көч һәм дәрт өстәделәр.