Татарстан амбарларына 2,5 млн тоннадан артык икмәк салынган

Урак өсте башланган көннән 1 млн 217,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 2,5 млн тоннадан артык икмәк суктырып җыелган. Гектарыннан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Урак өсте башланган көннән 1 млн 217,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, бу барлык күләмнең 78 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлки районында барлык мәйданнарның 94 процентында урып-җыю эшләре башкарылган. Апас районында әлеге күрсәткеч 93, Нурлатта  91, Буаада 90, Зәйдә 87 процентны тәшкил итә. Ә Чирмешән, Тукай, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Кама Тамагы районы игенчеләренә эшләрне кызулатырга кирәк санала: аларда барлык мәйданнарның 60тан алып 71 процентында гына икмәк җыелган.