Котышларны алабута баскан

“Безнең Чирмешән” шул хакта борчу белдерә

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Чирмешән районының Яңа Котыш һәм Иске Котыш авыллары тирәсендә алабута котырып үсә.Чәчеп куйганнар диярсең. Сөрелмәгән кырларда чүп үләннәре азына. Олы юл кырыендагы бу хәлне күреп, бездә җирнең кадере юк шул, дими ни диясең, дип борчылып яза районның “Безнең Чирмешән” басмасы.