Татарстан игенчеләре корткычларга каршы көрәшә

Үсемлекләрне корткычлар, авырулар һәм чүп үләннәреннән саклыйлар
(Казан, 27 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә Татарстан игенчеләре корткычлар, авырулар һәм чүп үләннәренә каршы көрәш алып бара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Гомумән алганда, республикада корткычларга каршы 152,2 мең гектар мәйдандагы чәчүлекләр эшкәртелгән, бу планлаштырылган күләмнең 13 процентын тәшкил итә. 420,1 мең гектар мәйданда чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәрткәннәр. Чәчүлекләрне авыруларга каршы эшкәртү эшләре 30,6 мең гектарда башкарылган.