Татарстанда «Фермер мәктәбе» проекты тәмамланды

Ике ай дәвамында катнашучылар теоретик һәм практик белемнәр алды.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» проекты тәмамланды. Дәүләт үрнәгендәге дипломнарны тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты.

«Фермерлык — ул яшәү рәвеше, бу тулы бер хәрәкәт. Һәм ул актив авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хезмәте, үҗәтлеге, максатчанлыгы аркасында барлыкка килде. Һәм мин сезне Татарстан Республикасының фермерлык хәрәкәтен дәвам итүчеләр дип саныйм», — диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов.

«Фермер мәктәбе» яхшы нәтиҗә күрсәтте. Җиңел булмаган сайлап алу йомгаклары буенча 24 кеше укуларны уза алды. Катнашучыларның географиясе шактый киң. Мондый проектларны алга таба да үстерергә кирәк дип уйлыйм», — дип ассызыклады Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.

«Фермер мәктәбе» проекты — эшкуарлык эшен алып баруның иң мөһим юнәлешләре буенча кабат укытырга мөмкинлек бирә торган яңа һәм уникаль проект. Ул 15 төбәктә узды.

Татарстанда «Фермер мәктәбе» проекты беренче тапкыр гамәлгә ашырылды. «Сөт-ит терлекчелеге» һәм «Кошчылык» юнәлешләре буенча укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы ярдәмендә Казан дәүләт аграр университетында узды.

Ике ай дәвамында катнашучылар теоретик һәм практик белемнәр алдылар.