Татарстанда 37 районның аграрийлары язгы культуралар чәчәргә кереште

Тулаем алганда, республикада чәчү эшләрен 1 миллион 766 мең гектар мәйданда үткәрү күздә тотыла.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 37 районның аграрийлары язгы культуралар чәчәргә кереште.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә чәчү эшләре 183,8 мең гектар мәйданда башкарылган.

Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Буа, Чүпрәле, Кама-Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарында сабан бодае чәчәләр.

Шикәр чөгендере 5,2 мең гектар мәйданда чәчелгән инде. Эшкә Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары кереште.

22 районда – борчак, ясмык һәм нут, 11 районда көнбагыш чәчәләр. «Түбән Кама, Зәй, Аксубай, Әлмәт һәм Нурлат районнарында чәчү темплары яхшы», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Тулаем алганда, Татарстанда чәчү эшләрен 1 миллион 766 мең гектар мәйданда үткәрү күздә тотыла.