Узган елда авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүләрендә 37 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган

Төп сәбәп - хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын һәм юл кагыйдәләрен үтәмәү.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында 2016 ел һәм 2017 елның 1 кварталы йомгаклары буенча хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклауның торышы» темасына киңәшмә узды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, АПК предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәне министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов ачты. «Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләсенә килгәндә, ул әлегә канәгатьләнерлек түгел, рәсми статистика шуны күрсәтә», – диде ул.

Тәлгать Таһирҗанов районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә хезмәтне саклау мәсьәләсенә игътибарлырак булырга кушты, бигрәк тә, язгы кыр эшләре вакытында. «Авыл хуҗалыгы техникасыннан бары тик рөхсәт булганда һәм җитәкче кушуы буенча гына файдалануны, техниканы махсус билгеләнгән урыннарда саклауны тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Аннан соң Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров чыгыш ясады.

«2016 елда республикада җитештерүдә имгәнүләр 14%ка кимеде, – диде ул. – Бу күрсәткеч төзелештә шактый зур, анда үлем очрагына китергән очраклар 37% тәшкил итә».

Тиешле чаралар күрелүгә дә карамастан, 2017 елда Лениногорск районының “Спартак” агрофирмасында бер бәхетсезлек очрагы булды. Товар-сөтчелек фермасы сакчысы тәмәке тартудан чыккан янгында янып үлде. Хәзерге вакытта тикшерү бара, бәхетсезлек очрагының сәбәбе – хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын үтәмәү.

Шуннан соң «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында 2016 ел һәм 2017 елның 1 кварталы йомгаклары буенча хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклауның торышы» темасына нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов чыгыш ясаган.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда җитештерүдәге имгәнүләрне киметүдә уңай үзгәреш күзәтелә. Шулай булса да, узган ел 37 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алды. Төп сәбәп - хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын һәм юл кагыйдәләрен үтәмәү.

«АПК оешмалары җитәкчеләре хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау мәсьәләләрендә җаваплы булырга һәм шул юнәлештә даими рәвештә белгечләрне укытырга тиешләр», – дип ассызыклый ул.

2016 елда тармак хезмәткәрләре арасында һөнәри авырулар белән авыручыларның 27 очрагы теркәлгән. Айдар Сәләхов, аларны кисәтүдә хезмәткәрләрнең даими рәвештә медицина тикшерүе узуы мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте. Имин хезмәт шартларын тәэмин итүнең тагын бер мөһим инструменты – хезмәт шартларын махсус бәяләү.

АПК хезмәткәрләрен сәламәтләндерү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, АПК хезмәткәрләре берлегенең республика комитеты белән берлектә, ел саен аларны шифаханә-профилакторийларга җибәрә. Соңгы 2 елда шундый учреждениеләрдә 400дән артык кеше дәваланган.