Актанышта кырда агу белән эшләүчеләр өчен укулар оештырылды

Укыту барышында аларга агулау вакытында күрелергә тиешле саклык чаралары, махсус эш киемнәренә булган таләпләр, түләү хакында бәйнә-бәйнә аңлатылды.

(Актаныш, 27 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышның «Башак» хуҗалыгында язгы кыр эшләре вакытында агулауда эшләячәк хезмәткәрләрне укыту оештырылды.

Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче, мондый укулар ел саен үткәрелә. Узган елда җибәрелгән кимчелекләрне кабатламау, быелгы яңалыклар белән танышу максатыннан уздырыла торган укулар киләчәктә төрле хилафлыклар чыкмасын өчен бер кисәтү дә булып тора.

Биредә хуҗалыкларның баш агрономнары, агулауда хезмәт куячак эшчеләр катнашты. Укыту барышында аларга агулау вакытында күрелергә тиешле саклык чаралары, махсус эш киемнәренә булган таләпләр, түләү хакында бәйнә-бәйнә аңлатылды.