Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Ярминкәләр һәр шимбә шәһәрнең барлык районнарында да оештырылачак.
(Казан, 27 март, "Татар-информ"). 30 мартта Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Ярминкәләр шәһәрнең барлык районнарында да 27 апрельгә кадәр оештырылачак.