Нурлат районы хуҗалыкларына ашламалар китерелә башлады

Быел ул 2,3 мең тонна кайтарылачак

 (Казан, 27 март , “Татар-информ”). Нурлат районының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республика бюджетыннан бүленгән акчага аммиак селитрасы китерелә башлады. Быел ул 2,3 мең тонна (тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, гектарына - 11 кг) тирәсе була.

Районда язгы чәчү эшләренә, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, гектарына 60 кг. исәбеннән 10 мең тоннадан артыграк ашлама кирәк булачак, дип хәбәр итә җирле “Дуслык” басмасы.