Әлки районында эшмәкәр сөтне 24 сумнан кабул итә

Халык белән исәп-хисап ясаганда сөт җыючының юл чыгымнары, хезмәт хакы шул бәядән тотып калына.

(Әлки, 27 февраль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында халыктан җыелган сөт ике пунктка тапшырыла. Базарлы Матактагы «Баулы сөт заводы» җәмгыяте сөтнең килограммын 23 сумнан, эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов пункты 24 сумнан кабул итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Халык белән исәп-хисап ясаганда сөт җыючының юл чыгымнары, хезмәт хакы шул бәядән тотып калына.