news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы быел сөт җитештерүне 300 тоннага кадәр арттыру бурычын куйды

Бозаулардан тәүлеккә 1 килограмм артым алу планлаштырыла.

Кукмара районы башлыгы быел сөт җитештерүне 300 тоннага кадәр арттыру бурычын куйды
Ризилә Корбанова

(Кукмара, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмараның «Восток» җәмгыяте базасында үткәрелгән семинарда район башлыгы Сергей Димитриев 2020 елда районда сөт җитештерүне 300 тоннага кадәр арттыру бурычын куйды. Шулай ук бозаулардан тәүлеккә 1 килограмм артым алу планлаштырыла.

«Билгеле, бу — зур саннар. Моны алдынгы хуҗалыклар җилкәсенә генә аударып калдырырга ярамый. Барыбыз бердәм булып, бер дәрәҗәдә эшләргә кирәк», — диде Сергей Димитриев.

Узган ел район буенча 4414 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелеп, алдагы елга караганда үсеш егерме өч процентны тәшкил иткән. Ә продукция сатудан 3375 миллион сум акча кереме алынган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин сүзләренчә, аның төп өлеше терлекчелек тармагына карый. Әмма быел басу-кырлар да югары уңыш белән сөендерде, гектарыннан уртача 30 центнер бөртек җыеп алдык, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

Районда ел буена 98692 тонна сөт савылган, ә бер сыерга бүлеп караганда уртача тулаем савым 8580 килограммны тәшкил итә. Хезмәт алдынгылары көндәлек 293 тонна сөт җитештереп, республикада беренчелекне бирми.

Әлбәттә, бу күрсәткечләрдә Вахитов исемендәге, «Урал», «Восток», «Рассвет» хуҗалыкларының өлеше зур. Әмма белгечләр фикеренчә, башкаларның да савымны арттырырлык мөмкинлекләре бар, бары тик хезмәтне дөрес итеп оештырырга һәм технологияләрне урынлы кулланырга кирәк.

Кукмара мөгезле эре терлек санын арттыру буенча Мамадыш, Сабадан кала республикада өченче урынны били. Үткән ел барлыгы 14282 бозау алынып, мал саны 32523кә җиткән. Бу — алдагы ел белән чагыштырганда 505 башка күбрәк бозау туган дигән сүз.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100