ТРның шикәр заводлары бик күп күләмдә шикәр чөгендере уңышын тиз арада эшкәртә алмый

Татарстанда шикәр чөгендере уңышы - әлеге культураны үстерү тарихында иң югары

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышы – республикада әлеге культураны үстерү тарихында иң югары, ул 383 ц/га тәшкил итә.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйр Нуртдинов хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада 55,3 мең га мәйданнан 2 млн. т артык шикәр чөгендере җыеп алынган. Кырлардан якынча 1,3 млн. т баллы тамыразык чыгарылган, якынча 700 мең т шикәр чөгендере казып алынган, ләкин әлегә алар кырда кала. 500 мең т артык эшкәртелгән, 118 мең т артык шикәр комы алынган. Бу ТР халкы ихтыяҗын тулысынча каплый, дип билгеләде М.Нуртдинов.

Шул ук вакытта ТР шикәр заводларының куәте, барлык шикәр чөгендерен тиз арада эшкәртү өчен, җитми. Шуңа күрә эшкәртү эше февральгә кадәр сузыла ала, бу югалтуларга китерәчәк. Министр урынбасары сүзләренчә, эшкәртү өчен, шикәр чөгендеренең бер өлешен Түбән Новгород һәм Ульян өлкәләренә җибәрү мәсьәләсе карала.

Әле җыелып бетмәгән башка авыл хуҗалгы культураларына килгәндә, министр урынбасары сүзләренчә, 2 мең га мәйданда кукурузны һәм бик аз мәйданда көнбагышны җыеп аласы калган. М.Нуртдинов билгеләп үткәнчә, кукурузның уңышы югары диярлек - 40 ц/га артык.

М.Нурднинов искәртеп үткәнчә, быел ТРда 2,8 млн. т бөртекле ашлык җыеп алынган. Республика яшелчәләр һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин ителгән. “Икенче икмәк”нең тулай күләме 1,3 млн. т булган, уртача уңыш - 170 ц/га.

Киләсе ел уңышына 588,5 мең га мәйданга көзге бөртекле культуралар чәчелгән.