Алабугада котыру авыруы буенча карантин кертелде

Алабугада котыру авыруы ачыкланган урыннан 1 км радиуслы территориядә хайваннар белән бәйле ярминкә, күргәзмә һәм башка чаралар оештыру тыела.

(Алабуга, 26 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада котыру авыруы ачыклануга бәйле рәвештә карантин кертелде. Указны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 

Азин урамындагы шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә зарарлану очрагы ачыкланды. Эпизоотик учакта авыру хайваннарны дәвалау, территориядә чит кешеләр булу, хайваннарны алып керү һәм чыгару тыела. 

Алабугада котыру авыруы ачыкланган урыннан 1 км радиуслы территориядә хайваннар белән бәйле ярминкә, күргәзмә һәм башка чаралар оештыру тыела.

Авыру хайванны суйганнан соң 60 көн узгач, карантин гамәлдән чыгарылырга тиеш.