5 октябрьгә кадәр Татарстанда туфракны көзге эшкәртү эшләрен төгәлләргә планлаштыралар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игенчеләр алдына шундый бурыч куелган
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 5 октябрьгә кадәр Татарстанда туфракны көзге эшкәртү эшләрен төгәлләргә планлаштыралар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игенчеләр алдына шундый бурыч куелган.
Бүгенге көндә 1 миллион 532,6 мең гектар мәйданда туфракны көзге эшкәртү эшләре төгәлләнгән, бу фаразланганның 77 процентын тәшкил итә. Арча, Әлмәт, Зәй һәм Нурлат районнарының агросәнәгать комплексы предприятиеләре 90 проценттан артык мәйданда җир эшкәрткән.
ТРның 10 районы (Саба, Чирмешән, Баулы һ.б.) 85 процент артык мәйданда җир эшкәрткән.