Татарстан авыл хуҗалыгы җитештергән продукциянең 15-20 проценты Россия төбәкләренә җибәреләчәк

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештергән продукциянең 15-20 проценты Россия төбәкләренә җибәреләчәк

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Быел Татарстаннан Россия төбәкләренә сөт, ит, бәрәңге, кош ите, йомырка һәм ашлык җибәреләчәк. Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясенә, элеккегечә, күрше төбәкләрнең башкалаларында, Себер, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта ихтыяҗ зур.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, күрше төбәкләргә ярты миллион тоннага якын ашлык сатылачак. Гомумән алганда, республикадан читкә быел җитештерелгән продукциянең 15-20 проценты чыгарылачак. Авыл хуҗалыгына үзебездә булган ихтыяҗга бу берничек дә йогынты ясамаячак. Республика бар кирәкле продуктлар белән тәэмин ителгән.