Казанда көзге ярминкәләрдә 3 миллион сумнан артык яшелчә сатылган

Казанда көзге ярминкәләрдә 3 миллион сумнан артык яшелчә сатылган

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Шимбә Казанда көзге ярминкәләрдә, якынча исәпләүләр буенча, 3 миллион сумнан артык бәрәңге һәм башка яшелчә продукциясе сатылган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына шәһәрнең сәүдә, җәмәгатьчелек туклану һәм кулланучылар хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кыр һәм ферма продукциясе белән сәүдә итү Мәскәү, Идел буе, Вахитов, Совет һәм Яңа Савин районнарында оештырылган иде. Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көн дәвамында 564 тонна бәрәңге, 86 тонна кәбестә, 45 тонна кишер, 38 тонна чөгендер, 73 тонна ит продукты саткан.