Балтач азык запасын саный

Уртача шартлы бер баш терлеккә 20,2 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән

 (Казан, 26 август, "Татар-информ"). 25 августка Балтач районы буенча уртача бер шартлы терлеккә терлеккә 20,2 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Иң күбе – 28,8 центнер – «Уңыш»та. «Арбор»да – 27,4, «Алга» белән «Кама»да – 25,7шәр, «Кызыл юл»да – 25,0 центнер азык берәмлеге запаслаганда, «Смәел»дә ул – 12,1, «Игенче»дә – 15,0, «Татарстан»да – 15,7, Тукай исемендәге хуҗалыкта 15,9 центнер гына. Бу саннарның ни дәрәҗәдә дөреслеге кыш терлекләргә ашата башлагач, тагын да ачыграк күренер әле, дип яза районның  "Хезмәт" газетасы.