Татарстанда шепкән уңышын җыюга керештеләр

Әлеге майлы культура республиканың 6,8 мең гектар мәйданын били.
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Агросила” холдингы агрофирмалары шепкән (рыжик) җыюга кереште. Мәгълүм булганча, ул Татарстанның Азнакай, Сарман, Мөслим һәм Зәй районнарында барлыгы 6,8 мең гектар мәйданга утыртылган.Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, районда әлеге май культурасы 2 меңнән артык гектар мәйданга чәчелгән.“Әле культураны ега гына башладык, дымлылык нинди булуга карап, 2-3 көннән ура да башлаячакбыз. Узган ел шепкән - гектарыннан 10-12 центнер уңыш бирде, быел 15 центнерга җитәргә тиеш”, - диде Альберт Шәрипов.Аның сүзләренчә, шепкән - финанс ягыннан бик файдалы культура, чөнки узган ел сарманлылар аны центнерын 21 сумнан сата алган.