420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 415 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган. Бу фаразланган күрсәткечләрнең 89 процентын тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
349 мең тонна печән һәм 1 млн тонна сенаж әзерләнгән.
Шартлы бер терлек башына әзерләнгән азык күләме буенча Кайбыч, Мамадыш, Апас, Әгерҗе, Сарман, Әтнә, Нурлат һәм республиканың башка районнары алда бара.