Сарманда 2750 тонна печән әзерләнгән, 8760 тонна сенаж салынган

Чиста пар җирләрен эшкәртү дәвам итә

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Сарман муниципаль районында терлекләргә кышлык азык әзерләү бара.

Хәзерге вакытта 7259 гектардагы күпьеллык үләннәрнең 6500е чабып алынган. 2750 тонна печән, 8760 тонна сенаж салынган.

Чиста пар җирләрен эшкәртү дәвам итә. Ул 11134 гектарда башкарылырга тиеш булып, 7837 гектарда эшләнгән.

Чәчүлекләр чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелә, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.