Чирмешән районында элеккеге матрос сарыклар үрчетә

Фермерның дүрт тракторы, бер КамАЗ машинасы, тагылма агрегатлары да бар.

(Чирмешән, 26 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында элеккеге матрос Геннадий Петряков сарыклар үрчетә башлаган. Башта аның дүрт сарыгы булган, аннары — 25. Бүген аның фермасында 112 баш сарык бар.

Узган ел ул Шешминка авылында озак еллар буш торган, ташландык диярлек берничә бинаны 49 елга арендага алган. Элеккеге гаражның ишекләрен яңарткан, тирәсен җыештырган. Аның стеналарын рәткә китереп, түбәсен кабат эшлисе калган. Фермер анда 200 төргәк печән саклаган, складта сарыклар кышлаган. Әлегә ул сарыкларын сатмый.

Геннадий Петряков ябык биналар янында көтү урынын киңәйтергә планлаштыра. Аның 200 гактар чамасы җир аласы килә. Фермер электркөтүче дә алырга уйлый, 8 мең сумга йон кырку машинасы сатып алган. Бу эшкә алынырга теләүчеләр дә бар икән. Петряков дүрт кешене эш урыны белән тәэмин иткән.

Ул яшьтән үк авыл хуҗалыгы эшләрен белеп үсә, әтисе бик иртә, 50 яшендә үк вафат булган егет мөстәкыйль тормыш алып баруның нәрсә икәнен яхшы белә, барын да үзе таба. Тырышкач, кулланыштагы дүрт трактор, бер КамАЗ кайтарып куя, тагылма агрегатлар да табыштыра. Бүген бер тракторы күрше авыл фермерында чәчүгә җәлеп ителгән.

«Безнең җирлек тракторын да ул йөртә. Шуның белән кыш буе авыл урамнарын кардан чистартты, җәй, көз чүп үләннәрен чабачак. Бик уңган, ярдәмчел кеше ул. Бер тотынгач, төзелеш материаллары да күп, арендага алынган биналарны ремонтлауны да җиңеп чыгар, аңа җир дә бирелер, дип өметләнәм». — ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

Геннадий Петряков Шешминкада туган, аңа 43 яшь. Соңгы 23 елда Шешминка авылында гомер итә, хатыны белән ике бала үстерәләр.