Татарстанда авыл территорияләрен үстерүдә алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

2020 елда Кукмара, Кама Тамагы, Минзәлә, Буа һәм Актаныш районнары авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә федераль бюджеттан иң күп акча җәлеп иткән.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда инде икенче ел федераль акча исәбенә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

Кайбер районнар үз территорияләрен үстерү һәм авыл халкының торак мәсьәләләрен хәл итү өчен дәүләт ярдәменнән файдаланырга ашыкмый. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.

«Әлеге программаны гамәлгә ашыруда алдынгыларны аерып күрсәтеп була. Кукмара, Кама Тамагы, Минзәлә, Буа, Актаныш районнары лидерлар бишлегенә керә. Әмма барысы да лидер була алмый, артта калучы районнар да бар. Алар арасында Чистай, Әгерҗе, Әлмәт, Зәй, Алабуга, Бөгелмә һәм Спас районнары бар. Шул ук вакытта Спас районы — бер генә чарада да катнашмаган бердәнбер район. Без алар төзәлер дип өметләнәбез», — диде ул.

Рейтингта беренче торган Кукмара районы дәүләт программасында катнашу нәтиҗәсендә 335 миллион сум җәлеп иткән. Чагыштыру өчен: Бөгелмә районы — 2 миллион сум.

2021 елда Татарстан буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме 1,3 миллиард сум тәшкил итә. Алар арасында федераль бюджет акчасы 934 миллион сум, республика бюджеты акчасы — 219 миллион сум, җирле бюджетлар акчасы — 2,3 миллион сум. Моннан тыш, 166 миллион сум күләмендә бюджеттан тыш акча җәлеп итү планлаштырыла.

Программа авыл халкының торак шартларын яхшыртуга, «авыл ипотекасы» бирүгә, авыл территорияләрен төзекләндерүгә, транспорт инфраструктурасын үстерүгә һәм башкаларга юнәлтелгән.