Песошин «Буа» паркын эшләтүне тизләтергә һәм авылда хезмәт хакын арттырырга кушты

Татарстан Премьер-министры Буа районы советының йомгаклау сессиясендә катнашты.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Буа районы советы утырышында чыгыш ясады. Ул муниципаль хакимият органнарына бизнес өчен инфраструктура төзүне тизләтүне һәм авыл халкының хезмәт хакларын арттыруны йөкләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин Буа районының конкуренция өстенлекләре арасында географик урнашу отышлы — ул Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия белән чиктәш булуын әйтте. Районда үсеш алган транспорт инфраструктурасы һәм заманча сәнәгать предприятиеләре бар.

«Бүген гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча илкүләм проектлар кысаларында зур эш алып барыла. Иң өстенлекле бурычларның берсе — гражданнарның реаль керемен арттыру. Буа районында уртача хезмәт хакы 28,5 мең сум тәшкил итте. Бу Татарстанда 31нче урын дигән сүз. Бу республикадагы уртача күрсәткечләрдән шактый түбән», — диде Алексей Песошин.

Районда 83 оешма минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түли, балалы 293 гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән. ТР Премьер-министры район җитәкчелеген әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тотарга өндәде. Сессиядә әйтелгәнчә, Буа районында уңай инвестицион климат формалаштыру һәм эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү буенча планлы эш алып барыла. Эш активлык индексы 46 пункт тәшкил иткән, Татарстан буенча 12нче урында дигән сүз.

«Район администрациясенә „Буа“ сәнәгать паркы инфраструктурасын формалаштыру эшләрен төгәлләргә һәм аны файдалануга тапшырырга кирәк. Ә иң мөһиме, аны резидентлар, перспективалы инвестиция проектлары белән тулыландыруны тәэмин итәргә кирәк. Моңа акчалар бүлеп бирелде һәм үзләштерелде диярлек», — дип бурыч куйды Алексей Песошин.

Буа районы өчен стратегик тармак — авыл хуҗалыгы. Агросәнәгать комплексы рейтингында ел йомгаклары буенча район республикада 4нче урында тора. Әмма тармак буенча акчалата керемнең төп өлешен «Ак Барс» холдинг компаниясенең «Авангард» предприятиесе формалаштыра.

«Терлекчелек өлкәсендә сөтчелек юнәлешендә эшне көчәйтергә кирәк. Бүген район хуҗалыкларында тәүлеккә 85 тоннага якын сөт савыла. Бер ел элек Татарстан Президенты тарафыннан тәүлеккә 100 тонна сөт алуга ирешү бурычы куелды. Әлеге бурычны үтәргә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Премьер-министры район җитәкчеләренә.

Алексей Песошин шулай ук хәбәр иткәнчә, узган ел ТР Президенты Аппаратына Буа районыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе (30 проценты) торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла.

«Шулай ук район җитәкчелегенә районда халыкның түләүләрне җыю дәрәҗәсе 94,8 процентка кимегән, халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 7,7 миллион сумга арткан. Бу өлкәдә төп бурычлар булып элеккечә хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү кала. Ләкин моңа тиешле финанс дисциплинадан башка ирешеп булмый», — дип йомгаклады Алексей Песошин.