Үзйөрешле машиналар сатып алганнан соң, аны теркәү өчен бары 10 көн срок бирелә

Ютазы районында тракторчы-машинистларның үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү таныклыклары игътибар үзәгендә торачак

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Ютазы районының авыл хуҗалыгы тармагында техник тикшерү март ахырында башланачак. Һәрвакыттагыча, территориясендә трактор һәм башка төрле үзйөрешле машиналары булган җәмгыять директоры, фермер, үзе өчен эшләүче кешеме, - үз милегенә инвентаризация үткәрергә тиеш.

Техник тикшерү барышында, кагыйдә буларак, машиналардагы дәүләт теркәү номерларының теркәү документларындагы номерларга тәңгәл килүе ачыкланачак. Тракторчы-машинистларның үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү таныклыклары игътибар үзәгендә торачак. Әлбәттә, техника һәм агрегатларның техник торышы җентекләп тикшереләчәк. Техниканың медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария билгесе, сәгатенә 20 км/сәг-тән югары тизлек белән йөри торган машиналар белән идарә итүченең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүриле иминиятләү полисы булырга тиешлеге дә яңалык түгел түгелен, ә үзйөрешле машиналар сатып алганнан соң, аны теркәү өчен бары 10 көн срок бирелүе - яңалык. Бу эшне законлы кысага кертү өчен, транспорт хуҗасы үзйөрешле машина паспорты, аны сатып алуга документлар белән Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Вакытында теркәү узмаган машиналар штраф-стоянкага куела, ә кесәсендә тракторчы-машинист таныклыгы булмаган йөртүче административ җаваплылыкка тартыла. Шулай ук техник тикшерү узмаган машиналарны эштә куллану факты да штраф салу белән тәмамланачак. Ә инде графикта каралган техник тикшерү көненә машинаңны әзерләп өлгерә алмыйсың икән, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә техник тикшерү көнен чигерүне сорап гариза язу һәм теркәү билгесен тапшыру күпкә хәерлерәк, дип аңлата “Ютазы таңы” газетасы.