Әлки язгы кыр эшләренә әзерләнә, минераль ашламалар тонна-тонна кайтарыла

Язның иртә килүе көтелә

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Әлки районы хужалыкларында язгы кыр эшләре өчен техника төзекләндерелә, минераль ашламалар кайтарыла.

“Кызыл Шәрык-Агро” отрядларына 718 тонна ашлама алып кайтылган. “Хузангай” да әлеге юнәлештә эшне башлап җибәргән. Синоптиклар фаразлавы буенча, язның иртә килүе көтелә. Быел кар да бик күп. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре складлар, остаханәләр түбәләрен һәм аларның тирә-юнен кардан арындыра башларга кирәклеген искәртеп чыккан, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.