Әгерҗе районы сөт җитештерү буенча җиденче урынга күтәрелгән

Бу – район тарихында моңарчы булмаган хәл

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Әгерҗе районы хуҗалыкларында көн саен 62 тонна сөт җитештерелә. Шуның 54 тоннасы – “Нәүрүз“ ширкәтендәге мегафермада.
Биредә һәр сыердан көнгә уртача 19,4 литр сөт савалар.

Әгерҗе районы сөт җитештеү буенча республикада җиденче урынга күтәрелгән. Бу – район тарихында булмаган хәл, дип шатлык уртаклаша “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.