Казанның "Миакро-Каратау" йорт куяннары үрчетүчеләре ТРның 50 иң яхшы инновацион идеяләренең берсен чынга ашыра

Казанның "Миакро-Каратау" йорт куяннары үрчетүчеләре ТРның 50 иң яхшы инновацион идеяләренең берсен чынга ашыра

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Миакро-Каратау" ферма хуҗалыгыннан Казан эшмәкәрләре Краминнар ТР Инвестицион-венчур фонды катнашында республиканың Биектау районында 1000 баш ана куян үрчетү өчен механикалаштырылган йорт куяннары комплексы торгызырга ниятли. Яңа предприятие торгызылу белән Краминнар хуҗалыгында куяннарның баш саны өч тапкыр артачак. Эшмәкәрләр сәүдә челтәренә ел саен 30 тоннадан артык йорт куяны ите чыгара ала. Шулай ук, фермерлар куян тиресеннән эшләнмәләрне дә күбрәк сата башлаячак.

Искә төшереп үтәбез, узган ел фермер Краминнар «ТРның 50 иң яхшы инновацион идеяләре» конкурсында җиңүгә ирешкән иде. Хәзер алар үзләренең идеяларын тормышка ашырырга ниятли. Заман таләпләренә җавап бирә торган механикалаштырылган йорт куяннары комплексы 15 миллион сумга төшәчәк, анда йорт куяннарын ясалма аталандырачаклар. Хәзер Краминнар яңа объект төзелеше өчен документлар әзерли.