Татарстанда җылы һава шартлары көзге культуралар торышында чагылырга мөмкин

Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында кар аз явуы начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

  (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда җылы һава шартлары көзге культуралар торышында чагылырга мөмкин. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында кар аз явуның начар нәтиҗәләргә китерү куркынычы бар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Россия авыл хуҗалыгының ТР буенча филиалы” җитәкчесе Таһир Һадиев белдерде.
Аның сүзләренә караганда, декабрь ахырында кар эрү сирәк күренеш түгел. Әмма кышка кергән көзге культураларның торышы кар катламы калынлыгы белән билгеләнә. Галимнәрне быел ТР ның көньяк-көнчыгышында кар аз яву борчый, анысы да эреп бетә диярлек. Кинәр суытса уҗымнар өшергә мөмкин.
 Шулай да соңгы ике көндә юеш кар яву факты тынычландыра, ул кырларда кар катламы калынлыгын 5 см га арттырды. 
Мондый һава шартлары декабрь ахырына кадәр саклана, дип билгеләп үтте галимнәр.