Татарстан аграрийлары 2014 елга игенчелекне үстерү стратегиясен эшли

ТР Буа районында агрономнарның кече съездында игенчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

  (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары 2014 елга игенчелекне үстерү стратегиясен эшли. ТР Буа районында агрономнарның кече съездында игенчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Чара ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә узды.
Киңәшмәгә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультантлары, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” нең ТР буенча филиалының районара бүлекләр җитәкчеләре, агрохим хезмәте белгечләре һ.б. чакырылган иде. Буа районына барлыгы 90 нан артык агроном җыелды.
Киңәшмәдә катнашучылар орлык заводында булды, орлыкларны эшкәртү һәм упаковкалау процесслары белән танышты, орлыкларның сыйфатын контрольдә тотучы лабораториядә булдылар.
“Ак Барс” ХК” ААҖ генераль директоры урынбасары Николай Титов компаниядә игенчелек тармагы нәтиҗәлелеген күтәрүнең төп юнәлешләре хакында сөйләде. “Госсорткомиссия” идарәсенең ТР буенча филиалы җитәкчесе Сергей Турнин видеоролик күрсәтү режимында авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын тәкъдим итте.
ТР Авыл хуҗалагы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Илдус Вәлиев 2014 елга тармак үсеше стратегиясен белдерде.