ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Питрәч районында булды

Министр әлеге районның берничә авыл хуҗалыгы берләшмәсендә эшләрнең торышы белән танышты
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Питрәч муниципаль районына сәфәр кылды. Аны Питрәч муниципаль районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Эдуард Диаров, “Полимекс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рамил Вәгыйзов һәм башкалар озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Министр “Марс” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы берләшмәсендә һәм “Азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ Питрәчтәге филиалының “Чыты” бүлегендә булды. Сәфәр барышында ул терлекчелектәге эшләрнең торышы, азык базасының сыйфаты, авыл хуҗалыгы производствосына инвестицияләрнең күләме һәм башкалар белән танышты.
“Азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ Питрәчтәге филиалының “Чыты” бүлегендә М.Әхмәтов “Рацин” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Әсгать Шәрапов белән әңгәмә корды. Әлеге хуҗалыкта аграр ведомство башлыгы Швециянең «De Laval» компаниясе җиһазлары куелган төзекләндерелгән терлекчелек биналарын карады. Министр шулай ук сыерларны асрау, терлекләрне кышлату шартлары һәм аларның азык рационы белән дә танышты.
Район хуҗалыклары җитәкчеләре белән әңгәмә вакытында ТР Премьер-министры урынбасары авыл хезмәтчәннәренең эш шартлары һәм хезмәт хакының күләме, сөт, ашлык җитештерү һәм сату белән кызыксынды, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар юнәлтте.
Соңыннан министр район хуҗалыклары җитәкчеләренә тауар ашлыгын сатарга, аны сатудан кергән акчага 2009 елда язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен үз вакытында дизель ягулыгы һәм минераль ашламалар сатып алырга тәкъдим итте. “Ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламаларга бәяләрнең түбән булуыннан файдаланып калырга кирәк”, - диде ул.