news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Сосновский балтырганы белән көрәшүнең яңа алымын тәкъдим иттеләр

Сосновский балтырганы – Россиянең Европа өлеше һәм Кавказда аеруча киң таралган агулы чүп үләне.

Россиядә Сосновский балтырганы белән көрәшүнең яңа алымын тәкъдим иттеләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Сосновский балтырганына каршы көрәшүдә яңа алым булдырылды. Агулы чүп үләнен юкка чыгаруда мискантус үсемлеге ярдәм итәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия экологик сәясәт һәм мәдәният үзәгенең идарә рәисе Михаил Буденковка сылтама белән хәбәр итә.

Тула өлкәсендә әлеге чүп үләненә каршы көрәшү буенча эксперименталь мәйданчыклар булдырылачак. Белгеч әйтүенчә, мискантус балтырганны нык үсеш алган тамыр системасы ярдәмендә кысрыклап чыгара алачак. Әлеге алым гербицидлар куллануга караганда күпкә нәтиҗәлерәк булыр дип көтелә.

«Без балтырганга каршы көрәшү буенча мискантус үсемлеген куллануга бәйле проект гамәлгә ашыра башлыйбыз. Бу – күпьеллык, талымсыз үсемлек, аны тагын кытай камышы дип тә атыйлар, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге әлеге үсемлекне безнең климатка җайлаштырды. Мискантус үзенең тамыр системасы хисабына балтырганның тамыр системасын кысрыклап чыгара, бу гербицидлар куллануга караганда нәтиҗәлерәк алым», - дип уртаклашты ул үз планнары белән.

Буденков сүзләренчә, агулы чүп үләне белән көрәшү өчен күпьеллык үсемлекне, мисал өчен, балтырган киң таралган авыл хуҗалыгы җирләрендә зур мәйданнарда кулланырга мөмкин. Әлеге алым бу территорияләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кире кайтарырга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100