Азнакайда шәхси хуҗалык маллары уҗымнарга зыян сала

Уҗым басуына кергән малларның хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак.

(Азнакай, 25 октябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резедә Шәрипова). Азнакай районында шәхси ярдәмче хуҗалык малларының уҗым басуларында йөрү очрагы ешайган. Бу исә киләсе ел иген уңышына зур зыян сала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе малларны күзәтүсез чыгармауны сорый һәм уҗым басуына кергән малларның хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачагын кисәтә.