Азнакай терлекчеләре тармакны үстерү юлларын эзли

“Азнакай” агрофирмасының Тымытыкта урнашкан өченче бүлекчәсендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында район семинары узды.

(Азнакай, 25 октябрь, "Татар- информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Үтә зур җаваплылык таләп итә торган чорга – кышка якынлашабыз. Һәр хуҗалыкта да мул азык запасы тупланды, җәйге айларда абзарлар яхшылап төзекләндерелде. Хәзер төп максат – җәйләүдән кайткан малларның продуктлылыгын киметмичә исән-имин кышлату, аларның баш санын саклап калу. Бу һәм башка мәсьәләләр буенча “Азнакай” агрофирмасының Тымытыкта урнашкан өченче бүлекчәсендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында район семинары узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре дә катнашты, дип яза җирле басма.

Агрофирмалылар үз эшләрендә алдынгы технологияләр, фәнни казанышларны киң кулланып, ит, сөт җитештерүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Тугыз айлык нәтиҗә буенча алар 1710 центнерга артыграк сөт җитештерә. Мал йортларында тәртип, чисталык хөкем сөргән хуҗалык эшне тагын да нәтиҗәле оештыру өчен Япониядә тормышка ашырылучы “Кайдзен” – сакчыл җитештерүчәнлек системасы алымнарына төшенә башлаган. Программа нигезендә эш коралларын һәм хезмәт закончалыкларын саклау, шул рәвешле җитештерүчәнлекне һәм конкурентлык мөмкинлекләрен арттыру тора.

Киңәшмәдә агрофирманың баш зоотехнигы Наил Гәрәйшин күчеш чорында сөт җитештерүчәнлекне арттыру өчен төрләндерелгән аксымга, шикәргә бай рацион төзү турында сөйләде.

Хуҗалыкның баш ветеринар табибы Ленар Авзалов терлекләрнең мөгезен кисү дә аларның сакланышын, җитештерүчәнлеген арттыра дигән фикердә. Район буенча әлеге алымны барлык хуҗалыклар да куллана башлаганнар. Авыртусыз узсын өчен, терлекнең мөгезләрен яңа туган чорда ук яндыру зарур, ди белгечләр.

Семинарда катнашучылар мөгезле эре терлекләр корпусыннан бозаулату бүлегенә уздылар. Биредә әле генә туган бозауларны чыныктыру максатыннан, махсус кипшендерү “шкаф”ларыннан соң, иртә яздан көзгә кадәр, ачык һавада пластмасс индивидуаль читлекләрдә тоталар.

Белгечләр кечкенә чакта авырган малдан киләчәктә 10-15 процентка кимрәк сөт алына, диләр. Биредә бозаулар иммунитетын ныгыту өчен эчерелә торган угызны сәламәт сыерлардан савып алып, туңдырып саклыйлар һәм кирәк вакытта тиешле температурага кадәр җылытып, махсус җайланма ярдәмендә бозауның ашказанына салалар.
Белгечләр көтүне яңарту, таналар әзерләү өлкәсендә дә тәҗрибә алыштылар. Селекция-нәсел станциясе җитәкчесе Дилә Вәлиева һәм агрофирманың ясалма орлыкландыру технологы Илнур Төхбәтуллин чыгышларыннан күренгәнчә, сөт нигезендә ясалган бүгенге инъекцияләрнең куллану күрсәткече дә югары.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәсим Бәдретдинов әлеге тармакның 9 айлык эшчәнлегенә анализ ясады. Бүгенге көндә азнакайлылар 111,7 тонна сөт сава. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 11,7 тоннага күбрәк. Маллар санын саклап калу, алардан үрчем алу һәм сөт җитештерү буенча “Азнакай” агрофирмасы, “Союз-Агро”, “Закирова Л. Ә” хуҗалыклары ирешкән уңышлар турында сөйләде.

Терлекләрдә йогышлы авырулар профилактикасы буенча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин киңәшләрен бирде. Карантин чорында малларга карата аеруча игътибарлы булырга өндәде.

Семинарда катнашучылар малларны кышлату чорына тиешле бурычлар билгеләделәр. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчеләр һәм белгечләргә агрофирманың алдынгы алымнарын өйрәнеп, алар белән тәҗрибә уртаклашып эшләргә чакырды, диелгән район хәбәрендә.