Татарстанда шикәр чөгендере 66 процент мәйданда казып алынган

Белгечләр бәяләвенчә, эшнең озакка сузылуы уңайсыз һава шартларына бәйле

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда шикәр чөгендере 66 процент мәйданда казып алынган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшнең озакка сузылуы уңайсыз һава шартларына бәйле дигән фикердә торалар.
Бүгенге көндә татлы тамыр 44,5 мең гектар мәйданда казып алынган. 1,3 миллион тонна шикәр чөгендере җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 295 центнер тәшкил итә. Чөгендер алуда Татарстанның Зәй һәм Нурлат районнары аграрийлары әйдәп бара.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ноябрьнең беренче декадасында әлеге культура уңышы тулысынча җыеп алыныр дип өметләнәләр. Дөрес, якын көннәрдә һава торышы яхшы якка үзгәрергә җыенмый.