Татарстанда 440,1 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган

Республикада уртача уңыш гектарыннан 137 центнер тәшкил итә

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 440,1 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Республикада уртача уңыш гектарыннан 137 центнер тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Татлы тамыр барлыгы 32 мең гектар мәйданда җыелган. Зәй районы шикәр чөгендере игүчеләре татлы тамырның тулай җыемы буенча иң зур күрсәткечләргә ирешә. Биредә ул – 101,2 мең, Буа районында – 94 мең, Нурлат районында 64,6 мең тонна тәшкил итә.
Апас районында әлеге техник культураның уртача уңышы гектарыннан – 200, Тәтеш районында – 160, Аксубай районында 150 центнерга җитә.